Җамалетдин Бикташи исемендәге I Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең туган якны өйрәнү конференциясе кысаларында «Гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү шартларында тәрбия киңлегенең бердәм эчтәлеге» семинары
20 май, 2024 - 21:24
2024 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Кукмара шәһәренең «Галактика» балалар иҗаты үзәге» ярдәме белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Мамашир урта мәктәбендә Җамалетдин Бикташи исемендәге I Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең туган якны өйрәнү конференциясе узды.